ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда ятим балалар өчен 641 фатир алу планлаштырыла

0

Татарстанда узган елда ятим балаларга 450 фатир сатып алганнар. Быел 641 фатир сатып алу планлаштырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

«Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы – ятим балаларга фатирлар сатып алу буенча вәкаләтле орган. 2013 елдан торак сатып алуга 10,3 млрд сум тотылган. 5 796 фатир сатып алынган. Федераль өлеш 913,5 млн сум тәшкил иткән. Быел федераль бюджеттан 102,3 млн сум бирелә», - дип сөйләде ул.

Галиев билгеләп үткәнчә, 2022 елда 1,1 меңнән артык ятим бала торак алуга чиратта торган, узган елда – 2,6 меңнән артык.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин быел ятим балаларга торак сатып алу өчен 600 млн сумнан артык акча бүлеп бирелүен өстәде.

«Бу максатларга шактый акча бүлеп бирелә. Һәм бу мәсьәләдә һәр сум исәптә булырга тиеш», - дип белдерде ул.