ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап «Гыйлем мәҗлесләре» үткәрелде

0

Балык Бистәсе районы үзәгендә «Гыйлем мәҗлесләре» проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү, шәригать кануннарын үтәү һ.б. «Гаилә мәҗлесләре» Татарстан мөфтиятенең дәгъвәт бүлеге тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Җәмәгать алдында Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, Саба районы имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗанов, нәзарәтнең Хәләл комитеты җитәкчесе урынбасары Салих хәзрәт Патеев, мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук танылган вәгазьче Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.

Алар очрашуда мөселманнарга Рамазан-шәриф ае, Кадер кичәсенең фазыйләтләре, шулай ук ураза тоту, гыйбадәт кылу, Коръәнне өйрәнү һәм укуның мөһимлеге хакында сөйләде.

Дин белгечләре шулай ук гаилә мөнәсәбәтләре, бала тәрбиясе, дини вазифаларны үтәүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде.