ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

43 меңнән артык татарстанлы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренче тапкыр катнашачак

0

Сентябрьдә узачак Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 43 меңнән артык татарстанлы өчен беренче булачак. Бу хакта журналистлар белән аралашу вакытында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда 43 меңнән артык татарстанлы участокларга беренче тапкыр киләчәк. Аларга сайлау процессы турында мәгълүмат җиткерү һәм аларны шуның белән җәлеп итү мөһим», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан сайлаучыларының өчтән береннән артыгы – яшьләр.