ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов Наиф әс-Согуд белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына визиты барышында берничә компаниянең (Durah Al-Fodah General Contracting Company, AlMunifat International Distinguished Oil and Gas) Директорлар советы рәисе һәм стратегик партнеры Принц Наиф әс – Согуд белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.Company һәм башкалар). Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан өчен Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

«Согуд Гарәбстаны – халыкара мәйданда Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Бездә барлык юнәлешләр буенча диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләребез бар», – дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кыскача хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кызыклы булган тармакларга тукталды, шул исәптән автомобиль төзелешен дә искә алды.