Фаяз Хуҗин: «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын бөтен яшьтәге кешеләр карарга тиеш
Археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин фикеренчә, «Татармультфильм» берләшмәсе чыгарган «Болгар риваятьләре» тарихи мультфильмын бөтен яшьтәге кешеләр карарга тиеш. Галим бу хакта «Татар- информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте. Ул проектта консультант буларак катнашкан.
Ике телдә чыккан «Болгар риваятьләре» мультфильмы хәзерге вакытта фестивальләрдә катнаша. Аны, шулай ук, Болгар һәм Зөя музейларында күрсәтәләр. Ул ике телдә китап итеп тә басылып чыккан.
«Татар тарихының соңгы еллардагы иң сөенечле вакыйгаларыннан саныйм моны. Беренче тапкыр күп серияле фильм чыкты. Болгар тарихын риваятьләрсез язып та булмый икән, чөнки риваятьләрдә тарих сакланган. Болгар тарихы һуннар чорыннан башлана дип уйлаганым юк иде. Беренче тапкыр риваятьләрнең никадәр тирән тарихи эз калдырганлыгына инандым», - диде Фаяз Хуҗин.
Ул гомеренең күп өлеше Биләрдә казу эшләре белән үткәнен искәртте. «Биләрне онытып калдырмаганнармы икән дип уйлаган идем. Бу фильмны карагач, күңелләрем шулкадәр тынычланып калды. Болгар тарихын – Биләрсез, Биләр тарихын Болгарсыз аңлап булмый. Риваятьләр дә шул хакта сөйли. Риваять буенча иртәнге намазның бер өлешен Биләрдә, икенче өлешен Болгарда укыйлар», - дип белдерде тарихчы.
Фаяз Хуҗин сүзләренчә, фильмда риваятьләр бик уңышлы тәкъдим ителгән. «Мультфильмнар гадәттә балалар өчен дип уйланса да, монда, беренче чиратта, ата-аналарга. Бөтен яшьтәге кешеләргә багышланган фильм кебек кабул ителә бу. Риваятьләргә җиңел нәрсә генә итеп карарга кирәк түгел», - дип әйтте Фаяз Хуҗин.
