ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил турнирында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә махсус премия тапшырылачак

0

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия быел да үз көчендә калган. 30 мең күләмендәге акчалата приз турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә биреләчәк. Әлеге премия 2021 елда гамәлгә кертелде, ул 2020 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә бирелә.

  • 2021 елда бүләкне Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов, 2022 елда Әлмәттән Рамил Синәкәев, 2023 елда Чистайдан Илнар Закировка тапшырган иделәр. 2024 елда премиягә 130 кг нан югары авырлык үлчәвендә җиңүче булган Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды.