ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Түбән Камада махсус операция хәрбиләренең гаиләләре 15 млн сумнан артык ярдәм алган

0

Түбән Кама районы халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Власенко эшлекле дүшәмбедә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

2022 елдан районда хәрби хезмәткәрләр һәм СВОда катнашучы гражданнар гаиләләреннән 18 яшькә кадәрге һәр балага бер тапкыр бирелә торган түләү гамәлдә. 2025 елда 311 бала 6 млн 220 мең сумлык түләүләр алган. Чагыштыру өчен, 2024 елда бу ярдәм 9,8 млн сумлык 491 балага бирелгән.

Моннан тыш, балалар бакчасы өчен түләүнең 100 процент күләмендә компенсация бирелә. 2025 елда мондый ярдәмне 310 кеше 9 млн 645 мең сумга алган, ә 2024 елда 397 ата-ана 7 млн сумнан артык компенсация алган.

Республика матди ярдәм үзәгенең 31 нче бүлеге СВОда катнашу нәтиҗәсендә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына бер мәртәбә түләү өчен документлар кабул итүне дәвам итә. 2025 елда 429 гариза кабул ителгән.

Светлана Власенко ассызыклаганча, ярдәм чаралары социаль тотрыклылыкны саклауга һәм ата-аналары Ватанны саклаучы балаларга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.