ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әлки районы яшьләренең «Россия, без – синең киләчәгең!» дип аталган слёты булды

0

Базарлы Матак мәдәният йортында Әлки районы яшьләренең «Россия, без – синең киләчәгең!» дип аталган слёты булып узды. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Слётка җыелган егет-кызларны район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев сәламләде.

Алар тарафыннан туган җирдә эшләү һәм яшәүнең өстенлекләре, җирлегебезгә яшь белгечләрнең кирәклеге мәсьәләләре дә искәртелеп, бүгенге көндә район тормышында актив катнашкан егет-кызларга рәхмәт сүзләре җиткерелде, бүләкләр тапшырылды.

Студентлар районның соңгы еллардагы казанышларын чагылдырган видеотасма да карады.

Зал тулы иде. Яшьләр һәр чыгышны яратып кабул итте. Казан федераль университетының «Матур» социаль отряды әзерләгән концерт программасы, район мәдәният йорты йолдызларының дәртле җыр-биюләре, Эльвира Зыятдинованың алып бару осталыгы аларның күңел күтәренкелеген арттырды.

Чуаш Кичүе авылы егете, бүгенге көндә Казан төзелеш көллияте директоры киңәшчесе, укытучы-остаз Илназ Мусинның яшьләргә мөрәҗәгате дә канатландыргыч мизгелләр бүләк итте.