Дәверләр кисешендә
Дәверләр кисешендә
(Хикәя)
Ниһаять, соңгы кунакны озатып җибәргәч, музей хезмәткәрләре утларны сүндереп, өйләренә кайтып киттеләр. Шамил йортында шомлы бер тынлык урнашты. Кинәт кенә кеше кавеменә чит тавыш белән робот мәгълүмат җиткерергә кереште:
Түбәтәй, синең заманаң артта калды. Хәзер дөньяга без хуҗалар. Балалар да мине күбрәк ярата. Ләкин барлык акыл егәрлегемне җиксәм дә, кешеләрнең мантыйкка туры килгән тотышларын аңлый алмыйм. Түрдә сине нишләп тоталар соң?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бичаракай, үзеңне бик иртә хуҗа дип саный башлагансың әле. Син бит кеше кушкан эшне генә үти торган ясалма зиһен. Ут бетсә ничә көн түзәрсең икән? Ә мин гасырдан артык исән-сау яшәп киләм. Ә бәләкәчләр чынлап та соңгы арада читләште… Ярый, бу вакытлы күренеш, үсә төшкәч чын кыйммәтләрне аңларлар.
…Урамда кышкы йокыдан уянган агачлар бөреләнә иде. Җиһан тизрәк яшелләнсен дип ләйсән яңгыр ипләп кенә ява башлады. Казанның иң матур, чәчәк аткан чагы. Иртәгә шәһәр урамнары буйлап миллионлаган халык көнлек ыгы-зыгы белән мәшгуль булачак. Кем эшкә ашыгыр, кем мәктәпкә соңга калып чабар, ә иң бәхетләре – язның сулышын тоеп, рухи ләззәт кичерер. Ә әлегә бар хәят изрәп йокыга тайган. Ядкәрханәдә калган тыңгысыз икәү генә уяу:
Алай да, нейрон челтәрләрем һич аңлый алмый. Сездән җәмгыятькә ни файда? Икътисадны үстермисез. Җитештерү, сәнәгать өлкәсендә эшләмисез. Менә минем ерак кардәшләрем инде шигырьләр, симфонияләр, рәсемнәр иҗат итәргә дә өйрәнде. Адәмнәр бер-ике дистә елдан сезне чүплеккә күтәреп үзләре ташлаячак.
Һи-и, корсак тутыруда гынамени яшәүнең кыйммәте? Һичшиксез, мәгълүматны туплап, яңасын чыгара аласыз, ләкин бит җан юк сездә, рух, хис юк. Ансыз сәнгать була алмый.
Вакыт күрсәтер… Ә менә син үзең, таушалып беткән бер түбәтәй. Бер урында ятасың көнозын.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Тукай мине киеп фотога төшкән! Син ул фотоның тарихын укып кына беләсең, ә мин шул вакыйганың шаһите. Гыйлметдин Шәрәф, Габдулла Тукайның әсәрләрен китап итеп бастырып килгән нашир, шагыйрьне Ивановның фотоханәсенә алып килде. Габдулла озын чәчле булуына оялып торганда, Гыйльметдин ага мине Тукайның башына кидереп куйды. Шул рәвешле мин тарихка кереп калдым. Ул фото шул заманның вакытлы матбугатында байтак басылып килде. Хәзер «Габдулла Тукай» диюгә һәр кешенең күз алдына килә торган сурәттә мин дә бар! Ә менә янәшәмдә Фатих Әмирхан киеп йөргән күлмәк. Кем белә, бәлки шуны киеп мәшһүр әдип татарларның ул әйтмешли «якты истикъбаль», ягъни якты киләчәк хакында уйлангандыр? Үзеннән сорап кара, әллә ниләр сөйләп бирер. Ул әле дә үзендә Фатих аганың җылысын саклый! Син шулай мактана аласыңмы соң?
Безгә мактану гомумән хас түгел. Ул сездән калган рудимент кына. Вакыт барыбер безнең уңайга бара. Сез эволюциянең үтелгән бер этабы булып калачаксыз. Җан, хис дигән буласың. Акыл идарә итәргә тиеш! Шул очракта гына җәмгыять тотрыклы үсештә булачак.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Офыкта иртәнге шәфәкъ күренүгә үк, кояш үзенең нурлары белән биналарның диварларында уйнарга тотынды. Берникадәр вакыт үткәч, музей хезмәткәрләре ашыгып мәһабәт бинаның ишекләрен ачып керде. Озакламый урамда адәм көтүе ишетелә, соңрак күренә дә башлады, димәк, мәктәп балалары экскурсиягә килгән. Гүзәл апалары аларны каршы алып, Тукай, аның замандашлары һәм музейда саклана торган ядкәрләр турында сөйләргә кереште. Ләкин балалар телефоннарыннан күзләрен робот янына килгәч генә күтәрделәр. Аны капшап вата яздылар.
Сыйныфташлары робот тирәсендә мәш килгәндә Хәким пыяла аша Түбәтәйне күзәтеп тора иде. Шулчак Тукайның фотосы аның исенә төште: «Кара әле, бу Түбәтәй сакланып калган икән. Бу бит Тукайның җылысын тойган ядкәр. Ул сөйләшә белсә, рәхәтләнеп сорашыр идем Тукай турында». Бермәл Хәкимнең күзе янәшәдә булган Фатих Әмирханның күлмәгенә төште: «Ә бу бит Фатих Әмирханның күлмәге. Ул да «Хәят» повестеның язылу тарихын, язучы ничек паралич сугуын кичергәнен сөйләп бирсә иде…».
Роботны капшагач, балалар томырылып түбәтәйне сырып алды. Шулчак Хәким робот белән танышырга юнәлде. «Заманча технологияләрне кулланырга кирәк шул, булган мирасны электрон форматка күчерергә дә киләчәк буыннарга тапшырырга. Роботларның зиһеннәре кешеләрнекенә караганда көчлерәк, мәңгегә истә калдыра ала», – дип Хәким тәмам уйга чумып китте…
Кичен сүзне беренче булып Түбәтәй башлады:
Кара әле, Апуш, малай дөрес әйтә бит. Без синең белән бүдәнә сугыштырганчы, берләшик. Әйе, чынлап та, миңа хәзер балаларны кызыктыру кыен, бу эш сиңа яраклы. Ә мин сиңа үзем белгәннәрне сөйләп җиткерермен. Язып, саклап куярсың шунда Интернет дигән нәмәстәгезгә.
Түбәтәй абый, син мине гафу ит. Үткән тарихка таянмыйча булмый шул. Зиһен, акыл булса да, йөрәк, күңел һәм хис җитми шул безгә. Андый төшенчәләрне сез генә тоя аласыз…
Өенә кайтып җиткәч, Хәким шүрлектән «Габдулла Тукай. Мәҗмугаи асаре» дигән калын китапны актарырга, андагы шигырьләрне укырга кереште. Кинәт малайның исенә пыяла астындагы үзендә гасырлар авазын саклаган түбәтәй төште: «Бәлки ул Түбәтәй турында мәгълүмат интернетта да бардыр? Эзләп карарга кирәк»…
Кыямов Ихтыяр Илдар улы, 11 сыйныф, 2023 ел.
