«Волгатехпромснаб» базасы башлыгы суд каршына басачак
Татарстанда «Волгатехпромснаб» ҖЧҖ җитештерү базасы башлыгы суд каршына басачак. Ул иминлек кагыйдәләрен бозуда гаепләнә, шуның нәтиҗәсендә эшченең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 22 сентябрендә җитәкче электрикны бу максатлар өчен билгеләнмәгән төягеч ярдәмендә биш метр биеклеккә күтәргән. Эш вакытында ир җиргә егылып төшкән. Ул авыр тән җәрәхәтләре алган һәм соңрак хастаханәдә үлгән.
Җинаять эше расланган гаепләү бәяләмәсе белән судка тапшырылган.
