ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ирнис Рәхимуллин: Азат Хөсәеновны зур хәрефтән Кеше һәм Музыкант дип язарга кирәк

0

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУның Татар халык хоры җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә 66 яшендә вафат булып, кичә соңгы юлга озатылган композитор Азат Хөсәенов турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Азат Хөсәенов – кечкенә вакыттан бик сәләтле егет. Ул Казанда консерватория каршындагы махсус мәктәптә укыды. Тромбончы иде. Консерваторияне тәмамлагач, Фоат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестрда эшләде. Зыялы, зәвыклы музыкант. Аны зур хәрефтән Кеше һәм Музыкант дип язарга кирәк. Композиторлык сәләте ачылгач. профессиональ оркестрдан китте. Ул халыкка якынайды», – дип сөйләде Ирнис Рәхимуллин.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ул Азат Хөсәеновка фонограмма сорап мөрәҗәгать иткәнен әйтте. «Татар халык хоры өчен дә, вокаль төркемнәргә дә фонограммалар ясады ул. Үтенеч белән өенә дә барганым булды. Хәтта бервакыт Васильевода шифаханәдә ял иткәндә, «мин ноталарны яздым, кайчан минусовка эшли башларсың икән», дип шалтыраткан идем. «Мин аны эшләдем инде», – ди. Шуннан машинада шифаханәгә килеп тә җитте. Без аның белән анда фортепианода уйнап утырдык...» – дип искә алды Ирнис Рәхимуллин.