ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда «Герой гаиләләре өчен финанс терәге» проекты гамәлгә ашырыла башлый

0

Татарстанда «Герой гаиләләре өчен финанс терәге» дигән белем бирү циклы эшли башлаячак. Ул «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында узачак.

Проект шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен финанс грамоталылыгында гамәли ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. Анда катнашучылар акча белән ничек эш итәргә, мошенниклардан ни рәвешле сакланырга, бюджетны ничек планлаштырырга, акчаларны ни рәвешле сакларга һәм арттырырга мөмкин икәнен белә булачак.

Беренче кереш лекция 10 февральдә 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7.

Лекциядә Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча генераль совет президиумы комиссиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Анна Кузнецова, проектның инициаторы, «Ватанны саклаучылар» һәм «Геройларның хатыннары. Алтай крае» фондларының попечительләр советлары рәисе Артем Шамков, шулай ук Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы Евгений Лашков чыгыш ясаячак.

Цикл программасы өч блокны («Ничек югалтмаска һәм туздырмаска», «Акчаларны ничек сакларга» һәм «Капиталны ничек арттырырга һәм пассив керем булдырырга») үз эченә ала.

Проектта махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм аларның гаиләләрен, «Үземнең бизнес» проектында катнашучыларны һәм финанс грамоталылыгын арттырырга теләүчеләрне көтеп калалар.

Катнашу өчен тиешле форманы тутырырга яисә 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча проектның нечкәлекләрен ачыкларга кирәк.

Проект партиянең «Эшмәкәрлек» проекты, «Ватанны саклаучылар», «Россия терәге» фондлары һәм ветеран оешмалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.