ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда буран һәм -5 градуска кадәр салкын булуы көтелә

0

Бүген, 8 февральдә, Татарстанда тотрыксыз карлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында, буран көтелә, буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарая. Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар барлыкка киләчәк.

Көньяктан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртә. Кайбер урыннарда аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -8..-13 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы Татарстанда -5..-10 градусны (республика башкаласында -6..-8 градус) күрсәтәчәк.