ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Апаста «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең район этабы узды

0

Апаста «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең район этабы узды. Бәйгедә райондашлар нәсел тарихын, гаилә традицияләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырдылар. Бу хакта «Апас-информ» яза.

Шулай ук күргәзмәләр оештырып, нәселдән-нәселгә тапшырыла торган ядкарьләрен, милли ризыкларын, нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Чыгышларның барысы да эчтәлекле иде. Беренче урынга Каратуннан Насыйховлар, икенче урынга Каратуннан Садыйковлар, өченче урынга Олы Бакырчыдан Моталлаповлар лаек булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм Дипломнар тапшырылды.