ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов табибларны җәлеп итүдә начар эшләүче районнарны атады

0

Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов табибларны җәлеп итүдә начар эшләүче районнарны атады.

«Апас, Мөслим, Менделеевск, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Ютазы районнарында пррграммалар, системалы эш юк. Министрлыкка да, муниципалитет башлыкларына да мөрәҗәгать итәм: «Бу - безнең төп бурыч. Анда сезнең кешеләр яши. Сез бу эшне үз контролегезгә алмасагыз,сезгә бернинди кадрлар килмәячәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе читтән килгәннәргә торак, яшь гаиләләрне балалар бакчасы, мәктәпләр белән тәэмин итү.мәсьәләләрен карарга кушты. Шулай ук, грантлар биреләчәген дә искәртте. «Сез белгечләрне табарга, үзегездә калдырырга тиеш», – дип белдерде ул.

Миңнеханов уңышлы тәҗрибәгә мисаллар да китерде. Ерак урнашкан авылларга йөри торган фельдшерларны эш транспорты белән тәэмин итүдә Кукмара, Чистайны мактап телгә алды. «Анда бу эш яхшы оештырылган», – диде.

Татарстан Рәисе диспансеризациягә бик җитди карарга кирәк дигән бурыч куйды. «Авыл кешесе егылмыйча хастаханәгә бармый. Кая профилактика? Кайда диспансеризация? Вакытында бер укол, һәм кеше исән кала. Бер сәгать эчендә ярдәм күрсәтелсә, ул инвалид түгел. Бер сәгатьтән инде инвалид. Исәнлек – иң кадерлесе. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк», – диде ул.