ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ульяновскида дүрт китап авторы Флорис Галимьяновның иҗат кичәсе узган

0

Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә Сембер шагыйре, «Өмет» газетасы редакциясенең фронтовик-шагыйрь С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты, дүрт китап авторы Флорис Галимьяновның иҗат кичәсе уза. Әдәби кичә өлкәнең олпат шагыйре Флорис аганың 80 яшьлек юбилеена һәм «Җырларымны сиңа багышладым» исемле яңа китабын укучыларга тәкъдим итүгә багышланган, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы телеграм-каналы.

Юбиляр шагыйрьне котларга мөхтәрәм кунаклар - өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, өлкә татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов, каләмдәшләре, шигърият сөюче милләттәшләребез килгән.

Әдипнең шигырьләре бүгенге көн кадагына туры килеп, милли рух белән сугарылган. Ул шигырьләре аша туган ягына мәдхия җырлый, гади халыкны борчыган проблемаларны күтәрә. Аның һәр шигыренә тирән мәгънә салынган, гыйбрәтле, укучыны уйландыра торган. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды, диелә хәбәрдә.