ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Нурлат районы волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 5 мең пакет чәй җибәргән

0

Нурлат районының Вишневая Поляна авылыннан «Солдат чәе» волонтерлар төркеме ике ай эчендә махсус хәрби операция зонасына 5 мең пакет чәй әзерләп җибәргән.

Инициатива узган ел ахырында старт алды. Махсус хәрби операция башланганнан бирле якташларына гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнашкан авыл халкына бер чакырылыш җитте.

Вишневая Поляна халкы районның волонтерлык берләшмәләре оештырган һәр гуманитар сәфәр белән алгы һәм өстәмә ярдәмгә – җылы кием, оекбаш, гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләр тапшырырга тырыша.

Зур йөрәкле зур булмаган авыл бөтен ил белән бергә уртак эшкә үз өлешен кертә һәм җиңүне якынайта.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга СВОга ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.