ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Композитор Азат Хөсәенов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

0

Бүген 67нче яшендә вафат булган композитор Азат Хөсәенов белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова җибәргән мәгълүматтан билгеле булды.

Азат Хөсәенов белән бәхилләшү иртәгә, 6нчы февраль 10.00 сәгатьтә, Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең 2нче корпусында моргның хушлашу залында оештырыла.

Мәрхүм Киндери зиратында (Казан, Дорожная) җирләнәчәк.

  • Азат Хөсәенов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.