Самарадан ике дус Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт имзалады
Самарадан ике дус Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт имзалады. Олег белән Илья балачактан дуслар, алар башта - мәктәптә, ә аннары техникумда бергә укыган.
«Без бер расчетта бергә хезмәт итәргә телибез. Биредә Самарага караганда түләүләр дә зуррак, ташламалар да күп, Казанга шуның өчен килдек тә. Рәсмиләштерүгә бер көн вакыт китте, барысын да «Батыр» үзәгендә башкардылар», - дип сөйләде егетләр.
Үзләре әйтүенчә, алар контрактны бер елга имзалау һәм армия хезмәте урынына шунда бару мөмкинлеге булганга Пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаган.
«Бу - яңа технологик гаскәрләр, анда уку кызык булыр дип уйлыйм. Хезмәттән соң пилотсыз очкычлар белән идарә итү тәҗрибәсенең булачак эшемдә дә кирәге чыгуы ихтимал, анда ничек булачагын карармын. Бәлки шунда хезмәт итәргә калырмын да», - дип өстәде Олег.
Бу төр гаскәрләрне булдыру турында 21 ноябрьдә полковник Пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте.
1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә һәм Идел буе федераль округында иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.
Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контрактка кул куярга теләүчеләр өчен 117 хезмәте аерым кайнар элемтә линиясе ачты, аңа 117 номеры буенча шалтыратып һәм 4 төймәсенә басып эләгергә мөмкин. Әгәр дә кандидат беренчел параметрлар буенча Пилотсыз системалар гаскәрләрендә контракт төзү өчен туры килсә, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктындагы белгечкә тапшырачаклар.
Яңа гаскәр хәрбиләре җирдә пилотсыз очучы, йөзүче һәм хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа «Герань» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Бу гаскәрләрдә контракт шартлары бераз аерыла. Төп аерма – хезмәт итү вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәтта хәрби хәрәкәтләр контракт ахырына якынлашкан вакытта тәмамланмаса да. Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
