ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Актүбә» ат спорты мәктәбендә «Татнефть» кубогына ярышлар узды

0

31 гыйнвар - 1 февраль көннәрендә «Актүбә» ат спорты мәктәбе базасында конкур буенча «Татнефть»нең кышкы кубогына ярышлар үтте. Ярышта төрле категориядә берничә маршрут буенча урыннар билгеләнде, дип хәбәр итә «Мөслим-информ».

«Аргамак» ат спорты мәктәбенә йөрүче Раилә Садретдинова, Иркә Фазлыева, Рената Хәйруллина, яхшы әзерлек күрсәтеп, 70тән артык спортчы арасында иң көчле унлыкка керделәр. Раилә Садретдинова 1 нче разряд нормативын үтәде. Кызларның тренерлары - Марат Гобәйдуллин.

«LL» категориясендәге 100 см каршылыклар маршруты буенча гомуми зачетта Кирилл Петроченко Граф Стиль-13, Кипарис-16, Астон Мартин Рапид Эс-16 атлары белән барлык призлы урыннарны яулады. 110 сантиметрлы каршылыклар буенча йөрүдә Граф Стиль-13 аты 3 нче урынны алды.