ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Татэнергосбыт» күп балалы гаиләләргә ташламалар турында искә төшерде

0

Татарстанда яшәүче күп балалы гаиләләр, электр энергиясен куллану күләменә карамастан, кулланылган ресурслар өчен беренче диапазон бәясеннән түлиләр. Бу хакта бүген «Татэнергосбыт» АҖ матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га хәбәр иттеләр.

«Күп балалы гаиләләр, куллану күләмнәренә карамастан, электр энергиясен беренче диапазон бәясеннән файдаланалар. Моның өчен гаиләләргә күп балалы гаилә таныклыгын «Татэнергосбыт» АҖенә җибәрергә кирәк. 2026 елның гыйнварында күп балалы гаилә таныклыгын 1074 кулланучы биргән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Югары диапазонга эләкмәс өчен, татарстанлыларга ай саен һәм 25 числога кадәр исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырырга, пломбалар өзелү, исәпкә алу приборлары эшенә тыкшыну һәм электр җиһазларын рөхсәтсез тоташтыру очракларына юл куймаска кирәк.