ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан халкында иң күп таралган яман шеш төрләрен атадылар

0

Республикада онкологик авырулар структурасында иң күп өлешне биләп торган яман чирләр билгеле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның штаттан тыш баш онкологы Эдуард Ногманов сөйләде.

Колоректаль рак (юан һәм туры эчәкләр) – 14,6 процент, тире рагы – 13,9 процент, сөт бизләрендә яман шеш – 12,4 процент, трахея, бронхлар, үпкәдә яман чир – 8,7 процент, простата бизе 8,3 процент тәшкил итә.

Профессор, Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов юан эчәктә рактан саклану чараларыннан, беренче чиратта, физик активлык, дөрес туклануны атады.

«Без – Татарстанда яшәүчеләр, татарлар итле ризыкларны, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш күк камыр ризыкларын күп ашыйбыз инде. Ә яшелчә, җиләк-җимеш аз ашала. Без бит хәзер барыбыз да авыр физик хезмәт эшләгән кешеләр кебек ашыйбыз, әйтерсең, утын кискән, су ташыган...» – диде Рөстәм Хәсәнов.