ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Гыйнвар хезмәт хакына өстәмә: Аны Татарстанда кемнәр алачак

0

Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак. Бу кемнәргә кагыла – «Татар-информ» материалында.

Биш көнлек эш атнасы белән эшләүче республика халкы гыйнвар башынла 11 көн рәттән ял итте. Әмма сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләре эшкә чакырган башка категорияләр бу көннәрдә эшләүләрен дәвам итте.

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, кайбер татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак.

Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.