ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Краснодар шәһәрендә татар шигърияте кичәсендә катнашырга чакыралар

0

Краснодар шәһәрендә шигърият кичәсе узачак. Бу хакта Краснодар татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Сезне тирән хисләр, тарих һәм күңел җылысы белән тулы татар поэзиясе дөньясына чумарга чакырабыз. Бу татар халкының мәдәнияте һәм традицияләрен искә алып, туган телне ишетү, иҗат һәм илһам атмосферасын тою өчен менә дигән мөмкинлек», – дип белдерә оештыручылар.

Уздыру урыны: Краснодар шәһәре, Кызылармеец урамы, 53 йорт. Милли кунак бүлмәсе (Национальная гостиная)

Чыгыш ясарга теләүчеләр 8 (965) 460-70-79 телефон аша языла ала, дип хәбәр ителә.