ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Арча районы Пөшәңгәр авылында Халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт булды

0

Арча районы Пөшәңгәр күп функцияле үзәгендә Россиядә Халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан төрле милләт вәкилләрен берләштергән зур мәдәни чара – концерт программасы оештырылды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Үзәктә Пөшәңгәр, күрше Сәрдәбаш авыллары һәм Мари Эл республикасы Мари Төрек районы Сардаял авылы үзешчәннәре катнашында матур концерт программасы тәкъдим ителде.

«Концерт Россиядә Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы буларак оештырылды, Россия гимны белән башланып китте. Кичәдә мари, үзбәк, татар милләте вәкилләре, керәшен татарлары катнашты. Төрле халыкларның дәртле, матур биюләре, төрле телләрдә туган ил, авыл турындагы патриотик җырлар, нәфис сүз белән үрелеп барган концерт тамашачының күңелен яулады. Халык бик ошатты, артистларны басып алкышлады. Концертта катнашкан үзешчәннәребезгә, килгән тамашачыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, алдагы чараларыбызда да көтеп калабыз», – дип хәбәр итә Пөшәңгәр күп функцияле үзәге мөдире Илүзә Шәвәлиева.