ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Синоптик Шувалов татарстанлыларны тагын буран булачагы турында кисәтте

0

Юл хезмәтләре Татарстан торак пунктлары ишегалларын һәм урамнарын кардан чистартырга да өлгермәде, төбәккә чираттагы бураннар якынлаша. «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Шимбә, 7 февральдә, салкыннар чигенә һәм тагын буран башлана. 7 һәм 8 февральдә 15-20 сантиметр биеклегендә кар явар дип уйлыйм», – дип кисәтте синоптик.

Ул билгеләп үткәнчә, яуган кар бер атна эчендә бераз тыгызланачак, ә аннары тагын бөтен җирне күмеп китәчәк.

«Температура -10 градус тирәсе тәшкил иткәнгә, җиңел, йомшак кар явачак. Нәтиҗәдә, кар катламының биеклеге бер метрга якынаерга мөмкин», - диде Шувалов.