ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Илсур Һадиуллин: Физика һәм химия кабинетлары өчен күчмә лабораторияләр булырга тиеш

0

«Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында мәктәпләрдә физика һәм химия буенча күчмә лабораторияләр эше оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия Фәне көненә багышланган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

«Без лаборатория турында уйлыйбыз. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты белән берлектә бу юнәлештә техник биремнәр буенча эш алып барабыз. Физика институты белән сөйләшүләр үткәрелә. Конкурс игълан итәбез. Бөтен җиһазлар үзебезнең илдә җитештерелгән булырга тиеш. Мин бу лаборатория булыр дип уйлыйм. Авыл мәктәпләренә чыгу буенча да алга таба эш булырга тиеш. «Физика-химия алгарышы» проекты кысаларында болар каралган, без моны уңышлы проект дип исәплибез», – диде Илсур Һадиуллин.

Министр физика һәм химия кабинетлары өчен мәктәпләргә грантлар биреләчәген әйтте. 30 мәктәп – 1әр миллион, 30 мәктәп 2шәр миллион сум алачак. «Укытучыларның квалификациясен күтәрү, сыйныфларны җиһазлау, балаларны түгәрәкләр ярдәмендә физика, химия процессына җәлеп итү күздә тотыла», – диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, алга таба республика проекты федераль проектка әверелер дигән өмет бар. Ни өчен дигәндә, лабораторияләрне яңа җайланмалар белән җиһазлауга карата кызыксыну зур.

Министр 2026 елда илкүләм проект буенча физика, музыка, рәсем сәнгате кабинетлары җиһазланачагын әйтте.