Татарстанда агымдагы уку елында мәктәп олимпиадаларында 630 меңгә якын укучы катнашкан
Агымдагы уку елында Татарстанда олимпиадаларның мәктәп этабында катнашучылар 630 меңгә якын булган, төгәлрәк әйткәндә, 628 798 кеше.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта хәбәр итте. «Хәзер төбәк этаплары старт алды», – диде министр. Ул олимпиада хәрәкәтенең укучыларны фән өлкәсенә җәлеп итү ягыннан әһәмиятен билгеләп үтте.
Ул узган уку елында Татарстан җыелмасының Бөтенроссия олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәнен искәртте. 24 предметтан гомуми зачетта 265 диплом яуланган. Алдагы ел белән чагыштырганда, җиңүчеләр һәм призерлар саны 21гә арткан. Татарстан аларның саны буенча лидерлар бишлегенә кергән. Сыйфат ягыннан караганда, Мәскәү рейтингта беренчелекне саклап калган, икенче урында, элеккечә – Татарстан.
Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча узган елда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Югары Ослан, Саба, Мамадыш, Бөгелмә, Азнакай, Яшел Үзән, Әлмәт районнары иң югары нәтиҗәләр күрсәткән.
