«Тавышың юк, дигәннәр иде»: Альбина Шаһиморатованың тулай торактан дөнья сәхнәсенә юлы
Дөньяның иң зур театрлары – Мәскәүнең Зур театры, Санкт-Петербургның Мария театры, Миланның «Ла Скала» театры аның белән контрактлар төзү өчен чиратта тора. Бүген ул сәхнәдә үлемсез образлар тудыру белән бергә, Мәскәү дәүләт консерваториясендә яшь буынга белем бирә һәм үзенең иҗади эшчәнлеген гаилә бәхете белән үреп бара. Болар хакында «Культура» каналында күрсәтелгән «Альбины Шаһиморатова алымы» документаль фильмында сөйләнелде.
«Ташкент – ул минем йөрәгемдә»
«Хәзер артка борылып карасам, мине биш яшемнән башлап шушы музыка дөньясына сабырлык белән җитәкләп алып кергән әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен», – дип сөйли башлады җырчы. Ул балачагын һәм яшүсмер елларын искә алып, Ташкент шәһәренең төрле урамнары буйлап үзе йөргән мәктәп, яшәгән йорты белән таныштырды. «Беренчедән алып тугызынчы сыйныфка кадәр укыган гомуми белем бирү мәктәбе һаман да бишенче номерлы булып калган. Менә – 46нчы номерлы йорт. Мин туганнан алып Россиягә күченеп киткәнче, 14 ел гомеребез монда узды. Өченче каттагы ике бүлмәле фатир…
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Бик яхшы, кояшлы, якты һәм бәхетле балачак иде ул. Барысы да үзгәргән инде: кешеләр, тормыш, мохит тә башка хәзер. Ләкин Ташкент – ул минем йөрәгемдә, ул минем күңелемдә», – ди Альбина Шаһиморатова.
«Әти мине фортепиано укытучысы итеп күрде»
«Шәхес буларак формалашуымда әтием зур роль уйнады. Ул үзе беркайчан да музыкант булмаса да (бөтенләй башка һөнәр иясе), музыканы бик ярата иде. Минем пианинода уйнарга теләгем булмады, ләкин әти мине музыка мәктәбендә фортепиано укытучысы буларак күрде. Безнең өйдә радио тәүлек буе бертуктаусыз эшләде, бер дә туктаганы булмады.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Классик музыка, симфоник музыка – барысы да гел яңгырап торды. Радио аша классик музыка тыңлый идек. Унике яшемдә мин нәкъ менә радио аша беренче тапкыр дөнья күләмендәге опера җырчысы Мария Калласны ишеттем. Шул вакытта... белмим ни өчендер, аның тавышы җанымны тетрәтте. Унике яшьлек бала нәрсә аңлый алгандыр? Ләкин күзләрем үзеннән-үзе яшьләнде.
Хәзер аңлыйм: опера җырчысы өчен тавыш – үзенең барлык хис-тойгыларын, теге яки бу геройның кичерешләрен тапшыра ала торган бердәнбер корал бит», – ди опера җырчысы.
«Унике квадрат метрлы бүлмәдә дүртәү гомер иттек»
«Миннән барыбер пианист чыкмады. Ташкентта тугыз еллык музыка мәктәбен тәмамладым. Ташкент дәүләт музыка училищесына фортепиано бүлегенә алмадылар. Төп сәбәп – бармакларымның җитәрлек дәрәҗәдә җәелмәве иде. Ләкин мин барысын да яхшыга юрадым.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Советлар Союзы кебек зур, гүзәл ил таркалгач, без Казанга күченеп кайттык. Әти үзенең тарихи ватанына – Казанга күченергә карар кылды. Бу адым аның тормышын тамырдан үзгәртте. Уйлап карагыз, Ташкентта барысы да була торып, хатыныңны, балаларыңны алып монда күченү һәм барысын да яңадан башлау өчен нинди зур батырлык кирәк булган! 1996 елдан башлап Казанда университет тулай торагында яшәдек», – дип сөйләвен дәвам итте Альбина Шаһиморатова. Фильмда җырчының яшьлек еллары белән бәйле Казанның төрле урыннары күрсәтелде. «Ташкенттан күченеп килгәч, тулай торакта якынча дүрт ел яшәдек. Унике квадрат метрлы бүлмәдә дүртәү гомер иттек. Аш бүлмәсен, юыну бүлмәсе – барысы да уртак иде», – дип искә алды ул.
Тулай торактан ерак түгел «Казанның 3нче икмәк заводы» урнашкан, Альбина Шаһиморатова әлеге заводның кибетенә кереп, икмәк һәм чәкчәк алды. «Искиткеч! Икмәкнең тәме бөтенләй үзгәрмәгән. Нәкъ элеккечә! Әни мине гел шундый ипигә җибәрә иде», – дип сөйләде җырчы.
«Бу итальян текстын ничек истә калдыралар икән, дип уйлый идем...»
Альбина Шаһиморатова Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан дәүләт музыка училищесында укыган елларын да искә алды. «Училище да үзгәрмәгән. Тышкы яктан буяганнардыр, бәлки. Ә болай ишеге дә, элмә такталары да шул ук Барлык имтиханнар җәй көне тәмамланган иде, ә әти безне Ташкенттан сентябрь башында гына алып кайта алды. Ул вакыттагы училище директоры Резедә Газиз кызы Сабитовская мине тыңлап карады, фортепиано бүлегенә керергә теләдем. Директор мине тыңлагач, фортепианога түгел, ә хор дирижеры бүлегенә керергә киңәш итте.
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина
Вокал бүлеге сыйныфлары яныннан узганда, студентларның итальян телендә җырлауларын ишетеп, гел таң кала идем: бу итальян текстын ничек истә калдыралар икән, дип уйлый идем. Ә хәзер опера клавирын алсаң, анда бит 300-350 бит! Итальян текстын бер-ике төндә ятлап чыгасың. Барысын да ерып чыгып була.
Үзеңә югары башкару дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә торган җитди, җаваплы карарлар кабул итәргә кирәк. Спектакльләрдә чыгышыңнан канәгать калмадың икән, моны кичерергә ярамый. Минем алымым шундый», – ди Альбина Шаһиморатова.
Хәйдәр Бигичевның әйткән сүзләре турында...
«1997 елда әти Юстиция министрлыгында эшләп, Арбитраж судта хезмәт итә башлагач, аңа фатир бирделәр. Мин ул вакытта Ильяс Әүхәдиев исемендәге музыка училищесының хор дирижеры белгечлеген тәмамлап килә идем. Ул чакта опера турында уйламый да идем әле. Бу минем өчен чынга ашмаслык бер хыял булды.
Хәтерлим, әти мине училищедан килеп ала иде, троллейбуста кайта идек. Аннары тагын ун минут җәяү барырга кирәк иде. Бервакыт танылган опера җырчысы, тенор Хәйдәр Бигичевны очраттык. Ул вакытта ук әтигә: «Әнвәр абый, кызың «Ла Скала»да җырлаячак», - диде.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Тавышың юк, диделәр»
Альбина Шаһиморатова музыкага юл яруын алга таба Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә. «Әлеге уку йортын илебездәге иң яхшы консерваторияләрнең берсе дип саныйм. Монда хор дирижерлыгының иң яхшы профессорларында укыдым. Алар: Алевтина Булдакова һәм Семён Казачков. Бу кешеләр – хор дирижерлыгының югары дәрәҗәсе. Мондый музыкантларда уку – зур бәхет. Консерваториядә өч ел укыдым», – ди җырчы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Параллель рәвештә Мәскәү консерваториясенә укырга керергә тырышып карый ул. «Башка мөмкинлекләр эзлисе, Мәскәүдә үземне сынап карыйсы килде. Мине башта кабул итмәделәр, «тавышың юк», – диделәр. Мәскәү консерваториясе – ул иң биек нокта, күпчелек музыкантлар омтыла торган изге урын. Монда укуга килгәндә башта Петр Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен, аннары шунда ук аспирантураны тәмамладым. Ә монда укыту, минемчә, теләсә кайсы музыкант өчен зур дәрәҗә. Шуңа күрә, Аллаһка шөкер, бу чынга ашкан хыялларымның берсе», – дип рәхмәт сүзләре белән искә алды ул.
«Дөньяның барлык театрлары минем белән контракт төзи башлады»
«2005 елда мин Чиләбедә Михаил Глинка исемендәге вокалистлар конкурсында җиңдем. Жюри рәисе Ирина Архипова иде. Ул миңа уйламаганда гына: «Менә хәзер син Чайковский конкурсында катнаша аласың», – дип белдерде. Чайковский конкурсында да катнашып, җиңү яуладым, – ди җырчы.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Италиянең «Ла Скала» театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Риккардо Мути Вольфганг Амадей Моцартның «Волшебная флейта» операсына Төн патшабикәсе ролен башкаручыны эзләве билгеле була. Чайковский исемендәге халыкара конкурс тәмамлангач, Альбина Шаһиморатова үзен сынап карарга була.
«Бер атнадан соң мин Зальцбургта, иртән-иртүк маэстро Мути янына тыңлауга бардым. Төн патшабикәсенең ике ариясен дә башкардым. Шул ук көнне нәтиҗә дә билгеле булды: маэстро мине сайлады. 2008 елда Зальцбург фестивалендә халыкара дебютым булды. Мин бу турыда хыялланырга да курка идем. Икенче көнне үк дөньяның барлык театрлары минем белән нәкъ менә шушы партия буенча контрактлар төзи башлады», – дип елмаеп искә ала җырчы халыкара дәрәҗәдәге беренче адымнары турында.
«Геройның образын, рольне ничек башкарып чыгарга соң? Моның өчен төп чыганакларга таянырга кирәк. Беләсезме, мин үземә ноталарны яки текстны ятлауны гына максат итеп куймыйм. Бу гына аз. Бу – геройны өйрәнүнең беренче адымы гына. Алга таба – әдәби чыганаклардан эзләнәсең, Монтсеррат Кабалье, Джоан Сазерленд, Мария Калласның видеоязмаларын, аудиоязмаларын тыңлыйсың... һәм үзең ышанган кеше белән эшлисең. Фразировкада башкару дәрәҗәсе күренә. Теләсә кайсы музыкантның – җырчының гына түгел, пианист, скрипкачы яки дирижерның – алдан күрә белү, фикерләү, фразировка ясау сәләте мөһим. Эчке музыкаль фикерләү. Бу – иң катлаулы нәрсә, һәм ул шундук кына барлыкка килә алмый», – дип саный Альбина Шаһиморатова.
«Баламның мин сине күрмәдем дә, син гел гастрольләрдә булдың, дип әйтүен теләмим»
Альбина Шаһиморатова җырлаудан тыш, шәхси тормышында яраткан хатын-кыз, әни булуның мөһимлеге, барысына да вакыт җиткерә алуы турында да сөйләп үтте.
«Опера җырчысының тормышы күз алдында уза. Күп вакыт ул ялгызлыкта үтә. Бу һөнәрдә син – ялгыз бүре. Режим, тәртип, вокаль режим, физик йөкләнешләр булырга тиеш. Зур уңышка менталь яктан әзер булырга, хисләр һәм нервлар белән идарә итә белү зарур. Графигың тулы булганда, шәхси тормышыңны да төзи белергә кирәк. Беләсезме, мин хәзер үзем белән тулы гармониядә яшим. Бу бик сирәк була торган хәл. Син – бер үк вакытта әни дә, хатын да, җырчы да, яшь җырчыларга ярдәм итүче дә. Шулар арасында баланс барлыкка килде. Зур театр һәм Мария театры сәхнәләрендәге спектакльләрем миңа җитә. Шул ук вакытта гаилә алдында зур җаваплылык тоям. Балам үсеп җиткәч: «Әни, мин сине күрмәдем дә, син гел гастрольләрдә булдың», – дип әйтмәсен иде. Юк, мин моны теләмим», – ди Альбина Шаһиморатова.
Валерий Гергиев: «Уникаль, сирәк очрый торган матур тавышка ия»
Документаль фильмда Альбина Шаһиморатова турында хезмәттәшләре, шәкертләре дә фикерләрен әйтте.
Дирижер, Мария театрының сәнгать җитәкчесе һәм Зур театрның генераль директоры Валерий Гергиев Альбина Шаһиморатова белән күптәннән бергә эшләвен искәртте.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Мөгаен, Альбина Шаһиморатова ил һәм дөнья сәхнәләрендә беренче адымнарын ясаганда ук бергә эшләмәвебезгә үкенеп кенә буладыр. Нәтиҗәдә, без хезмәттәшлекнең шундый формасына килеп җиттек: соңгы ун ел эчендә бу безгә берничә үзенчәлекле проектны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде. Мария театры һәм Зур театр сәхнәләрендә дөньяның йөз миллионлаган кешесен таң калдырган үлемсез образларны бергә тудырдык. Альбина Шаһиморатованың уникаль, сирәк очрый торган матур тавышка ия булуы турында әйтеп тору да кирәкмидер. Ә иң мөһиме һәм сирәк билгеләп үтелә торган сыйфаты – аның партияләрне бик җитди әзерләве. Ул аларны вокаль, музыкаль һәм театраль яктан бик тирән өйрәнә».
Равил Әхмәтшин: «Мәскәүдә чыгыш ясар өчен Америкадан кайтты да, Япониягә китте»
ТР вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җырчының Мәскәүдәге татар чараларында катнашуын билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Мәскәүдә «Мәскәү – Татарстан күпере» форумын үткәрә башлаган идек. Мин: «Альбина, яшьләр синең чыгышыңны ишетергә тели», – дидем. Альбина килде, бик яхшы чыгыш ясады. Аннары: «Мин иртәрәк китә аламмы, берничә сәгатьтән самолетка утырасым бар», – ди. Мин: «Кая очасың?» – дип сорадым. «Япониягә», – диде. Япониягә! Ә үзең каян килдең? «Америкадан», – дип җавап бирде. Безнең яшьләр – Татарстаннан килгән студентлар белән очрашу өчен ул шундый юл үткән. Америкадан Мәскәүгә кайтты, чарада катнашты да, Токиога китте».
Дмитрий Вдовин: «Ул – чын Шаһиморатова»
Зур театрда яшьләр опера программасының сәнгать җитәкчесе Дмитрий Вдовин:
«Альбина кайчак бик йомык һәм катлаулы кеше булып күренә кебек. Моның җитди сәбәпләре бар. Ләкин мин шундый кешеләрне яратам, чөнки алар бу кичерешләрен сәхнәгә алып чыга. Опера – нигездә трагик жанр. Әгәр сәхнәдә геройлар бер-бер артлы үлә икән, димәк, сез операда. Бу – соклангыч сәнгать. Тормыштагы авыр тәҗрибәңне эшкә җиккәндә, композитор, драматург, режиссер һәм дирижерның нияте җанланып китә. Альбинада бу сыйфат бар. Ул – чын Шаһиморатова».
Александр Сладковский: «Чын-чынлап әзерләнә торган кеше»
Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский:
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Минем бер шигарем бар: җиңү әзерлекне ярата. Бу җәһәттән без Альбина белән охшаш. Ул сәхнәгә чыгып җырлап кына китүче түгел. Ул – чын-чынлап әзерләнә торган кеше. Аның өчен сәхнәгә һәр чыгу – зур сынау. Аның төп алымы – бик җитди һәм тирәнтен әзерлек».
Карен Шахназаров: «Бөек тавышларда ниндидер сер бар»
Россиянең халык артисты, кинорежиссер Карен Шахназаров та Альбина Шаһиморатова тавышына соклануын белдерде:
«Мин вокалның нәрсә икәнен бөтенләй аңламый идем. Әгәр читкәрәк китеп карасаң, бу авазлар комбинациясе генә бит, шулаймы? Ләкин ни өчен берәүдә бу комбинация кешене елатырга, хисләндерергә мәҗбүр итә, ә икенчесендә бернинди реакция тудырмый? Менә бу минем өчен бөтенләй аңлашылмый торган нәрсә. Бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән чын талант. Бөек тавышларда ниндидер сер бар. Ул кинәт шундый һавалы, җиңел аваз белән җырлый башлый, ләкин һәр нотаны ачык ишетәсең. Шулкадәр җылы тавыш. Аннары түбәнрәк төшә, һәм син: «О-о!» – дип таң каласың, чөнки гадәти булмаган нәрсә ишетәсең. Монда ниндидер сер бар».
«Чайковский исемендәге конкурска гомерем буе әзерләндем дип әйтергә була. Минем өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булды ул, хәтта беренче тур алдыннан, бер көн кала, катнашудан баш тартмакчы да идем. Ләкин көч җыеп, катнашырга карар кылдым. Альбина Әнвәр кызыннан гел нәрсәгә дә булса өйрәнергә була. Аның техник нигезе һәм мәктәбе – камил. Ул һәрвакыт «өстән» җырларга кирәк дип әйтә, бу – югары позиция һәм камил интонация дигән сүз. Җырчының музыкада, башкаруда үсеше булырга тиеш», – дип фикерләре белән уртаклашты Альбина Шаһиморатованың шәкерте.
