ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Яшел Үзәндә исерек килеш рульгә утырган машина йөртүче 200 мең сум штрафка тартылды

0

Яшел Үзән суды машина йөртүче Евгений Яшинга карата хөкем карары чыгарды. Суд аны автомобиль белән исерек килеш идарә итүдә гаепле дип тапты, элек ул административ җәзага тартылган булган инде.

«Элегрәк исерек хәлдәге ир-ат медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен административ җәзага тартылган иде. Ә узган елның сентябрь ахырында ул кабат исерек хәлдә тоткарлана һәм медицина тикшерүеннән баш тарта», - дип хәбәр иттеләр Яшел Үзән суды матбугат хезмәтендә.

Судта Евгений Яшин гаебен өлешчә таныды. Суд аңа карата хөкем карары чыгарды һәм, ике ел да ун айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итеп, 200 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.