Кюршад Зорлу: Без 2026 ел Төркиянең Татарстанга инвестицияләр кертү елы булуын телибез
Татарстанда Төркия компанияләре күбрәк булырга тиеш. Төркиянең Бөек милли мәҗлесе депутаты, Гаделлек һәм үсеш партиясе рәисе урынбасары Кюршад Зорлу Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда шундый фикер белдерде.
«Без Төркия инвесторларының, компанияләренең Татарстанның инвестицияләр кертә алырлык төрле өлкәләрдәге мөмкинлекләре турында тагын да күбрәк белүләрен телибез. Без 2026 елның Төркиянең Татарстанга инвестицияләр кертү елы булуын телибез», - дип белдерде ул.
Зорлу билгеләп үткәнчә, Казанда быел бик күп халыкара чаралар узачак. Ул алар турында Төркиянең Бөек милли мәҗлес депутатларына сөйләргә вәгъдә итте.
