Талпан энцефалитыннан вакцинацияне февральдән үк башларга киңәш ителә
Талпан энцефалитыннан вакцинацияне февральдән үк башларга киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Аның сүзләренчә, талпан инфекцияләре сезоны әле ерак дип тынычлап утырырга кирәкми. «Талпан энцефалитына каршы вакцинация берничә прививкадан тора. Март азагы-апрель башына үзеңне сакланган итеп хис итәр өчен, бүгеннән үк кайгыртырга кирәк, чөнки иммунитет барлыкка килүгә ике айлап вакыт кирәк», – диде Любовь Авдонина.
Талпан энцефалиты тарала торган территорияләргә баручы кешеләр өчен прививкалар бушлай ясала.
