Ике ел эчендә Татарстанның 2 меңнән артык укучысы эшче һөнәрләренә өйрәтеләчәк
Татарстанда мәктәп укучыларын эшче һөнәрләренә өйрәтү буенча республика проекты эшли башлады. Ике ел эчендә 2030 укучы һөнәр алу турында таныклык алачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Аттестат белән бергә балалар һөнәр алулары турында таныклык алачак һәм үзләренең һөнәри осталыкларын эш бирүчеләрнең билгеле бер категориясендә гамәлгә ашыра алачаклар. Укулар узган елның декабрендә башланып китте», - дип сөйләде ул.
Мөҗипов сүзләренчә, быел сентябрьгә кадәр һөнәри белем бирү программаларын 1,1 меңнән артык укучы үзләштерәчәк, 2027 елның сентябренә кадәр – 845 укучы.
«Республикада аларны укыту белән 50 һөнәри белем бирү оешмасы шөгыльләнә. Проектта 25 муниципаль район катнаша», - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.
8-11 сыйныф укучылары 27 белем бирү программасы буенча бушлай белем ала, дип өстәде ул. Аларның һәркайсы буенча укытуның дәвамлылыгы һәм сәгатьләр саны билгеләнгән.
«Алты айлык курслар бар, озынраклары бар, анда күбрәк практика таләп ителә. Быел ук без Татарстанда беренче укучыларга һөнәр алулары турында таныклыклар тапшырачакбыз», - дип ассызыклады Мөҗипов.
