Татарстанда дәүләт социаль стипендиясен кемнәр алырга хокуклы
Студентларга дәүләт ярдәме чараларының берсе булып социаль стипендия хезмәт итә. Татарстанда аңа кемнәр дәгъва итәргә хокуклы – «Татар-информ» материалында.
Көндезге бүлектә укучы студентларга дәүләт социаль стипендиясе, өлгерешләренә карамастан, бюджет нигезендә бирелә. Аны алырга хокукы булучылар:
- ятимнәр һәм ата-анасыз калган затлар;
- уку вакытында ата-анасын яки бердәнбер ата яки анасын югалткан укучылар;
- балачактан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук инвалид балалар һәм I һәм II төркем инвалидлар;
- хәрби хезмәт узганда яки анда алган авырулар нәтиҗәсендә инвалид калган студентлар;
-сугышчан хәрәкәтләр ветераннары;
- контракт буенча кимендә өч ел хезмәт иткән һәм контракт вакыты чыгу, сәламәтлеге какшау, оештыру үзгәрешләре, яисә гаилә шартлары сәбәпләре буенча эштән азат ителгән гражданнар;
- Чернобыль һәлакәтен һәм башка шундый ук вакыйгаларны да кертеп, радиация аварияләреннән зыян күрүчеләр;
- дәүләт тарафыннан социаль ярдәм алучы укучылар.
Югары социаль стипендия бирелә:
- ташламалы категорияләргә керүче, яхшы өлгерешле беренче ике курс студентларына;
- бердәнбер ата яки анасы I төркем инвалид булган 20 яшькә кадәрге студентларга.
Рәсмиләштерү өчен университетның тиешле бүлегенә (деканат, профком яки социаль эш бүлегенә) мөрәҗәгать итәргә һәм ташламалар алу хокукын раслаучы документлар: белешмәләр, таныклыклар, хәрби билет һәм башка кирәкле кәгазьләр бирергә кирәк.
