ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бишкекнең бер мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелә

0

Бишкектагы 29 нчы мәктәпкә Муса Җәлил исеме биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев хәбәр итте.

«29 нчы мәктәпкә быел Муса Җәлил исеме биреләчәк. Ә Казанда Чыңгыз Айтматовка һәйкәл барлыкка киләчәк», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Дипломат сүзләренчә, әлегә Айтматовка һәйкәл кую урыны һәм вакыты билгеләнмәгән, әмма аны булдыру турында карар кабул ителгән инде.