ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чүпрәле районы башлыгы балалар бакчасының түбәсе ишелү фактына аңлатма бирде

0

Иске Чүпрәле авылындагы 1нче «Кояшкай» балалар бакчасының түбәсе өлешчә җимерелеп төшкән. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров хәбәр итте.

Район хакимияте мәгълүматлары буенча, белгечләр бинаны тикшерә һәм җимерелү сәбәпләрен ачыклый. Түбәгә 2011 елда капиталь ремонт ясалган. 2024 елда учреждениедә эчке эшләр (бүлмәләрне тышлау, дренаж системасын монтажлау һәм территорияне төзекләндерү) башкарылган.

«Тикшерү һәм төзекләндерү эшләре вакытында балалар бакчасы вакытлыча эшләмәячәк. Барлык балалар да гаиләләр өчен уңайлы булган башка мәктәпкәчә учреждениеләргә: Иске Чүпрәле авылындагы 2нче балалар бакчасына, Яңа Чүпрәле авылындагы 3нче балалар бакчасына һәм Иске Әлмәле балалар бакчасына җибәреләчәк. Балаларны автобуста илтү оештырылачак», - дип язган район башлыгы «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Учреждениенең кайчан эшли башлаячагы турында хакимият өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.