Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 сәүдә күргәзмәсен ачуда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Маскатта OMNEX 2026 Оман халыкара сәүдә күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Форум инновацияләр, заманча технологияләр һәм туризм мәсьәләләренә багышланган. Татарстан күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнаша һәм үз стендын тәкъдим итте. Рәсми ачылышка кадәр аны Оман король гаиләсе вәкилләре, шул исәптән Сәид Фейсал бен Турки бен Мәхмүт Әл Сәид, шулай ук Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты, Төркия Президенты улы Билал Эрдоган һәм башка рәсми затлар – форумда катнашучылар карады.
OMNEX 2026 халыкара компанияләр, дәүләт эшлеклеләре, инвесторлар һәм инновацион тармак вәкилләрен бер мәйданчыкта берләштерде.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Ачылу тантанасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул оештыручыларга чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, Татарстанның инновацияләргә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән нык үсеш алган икътисадлы төбәк булуын, яңа алымнар кертеп, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен эзлекле рәвештә өйрәнүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, инвесторларны җәлеп итү республиканың төп бурычларыннан берсе булып кала.
Татарстан Рәисе шулай ук төбәктә инвесторлар өчен тудырылган шартлар турында сөйләде һәм Оман бизнесы вәкилләрен республикага килергә чакырды. Үз чыгышында ул партнерлык финанславы темасына аерым игътибар бирде, Казанда оешманың ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча дөньядагы беренче вәкиллеге ачылуын (AAOIFI) искәртте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан базарында республика белгечләре тарафыннан эшләнгән һәм әлеге оешмада сертификацияләнгән ислам финанславының барлык төп продуктлары тәкъдим ителгән.
Форсаттан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, ислам дөньясы илләре Татарстандагы тышкы эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып кала.
Республика мөселман дәүләтләре партнерлары белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә. Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге күрсәтмәсе белән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкләвен әйтте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
