ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыда җәмәгать транспортына 6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән

0

Чаллыда шәһәр җәмәгать транспортын сатып алу һәм ярдәм итүгә 2021 елдан 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Аның сүзләренчә, якынча 4,5 миллиард сум - хәрәкәттәге состав сатып алуга, тагын 1,5 миллиард «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесенең алып җиткерелмәгән керемнәрен компенсацияләүгә киткән. Шәһәр транспортында йөрүнең үзкыйммәте 80 сумга кадәр арткан.

«Бер пассажирны йөртү 80 сумга төшә, ә без 46 сумга йөртәбез. Аерманы шәһәр каплый. Юкса предприятие эшли алмаячак - бу автобусларга да, трамвайларга да кагыла. Бөтен дөньяда бу - социаль хезмәт», - дип искәртте мэр. Ул билгеләп үткәнчә, бу акчаларга өч яңа мәктәп төзеп булыр иде, әмма шәһәр җәмәгать транспортын социаль хезмәт буларак аңлый.

Мэр искәрткәнчә, Чаллыны зур сыйдырышлы автобуслар белән тәэмин итү мәсьәләсен 2021 елдан хәл итә башлаганнар. Узган елда автобус предприятиесе һәм электр транспорты «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесенә берләшкән, ул 44,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән.

Узган атнада Мәһдиев Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясады һәм хакимиятнең шәһәр җәмәгать транспортын, шул исәптән электр транспортын да үстерүне дәвам итәчәген раслады.