ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ике атна эчендә Татарстанда тыелган җирдә каршы як полосага чыккан 517 шоферны тотканнар

0

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе «Каршы як полоса» профилактик рейдына йомгак ясады. 17-31 гыйнварда инспекторлар каршы як полосага чыгу белән бәйле 517 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагын теркәгән.

Ведомствода искәртүләренчә, мондый кагыйдә бозу өчен 7500 сум күләмендә штраф яки дүрт айдан алты айга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Кагыйдәне кабат бозган очракта машина йөртүче бер елга «права»сыннан колак кагарга мөмкин.

«Татар‑информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елда Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу аварияләрдә 28 кеше һәлак булган, тагын 92се төрле тән җәрәхәтләре алган.