Казанда «Буран» планы чәршәмбегә кадәр озайтылачак
Казанда «Буран» планы тагын ике көн гамәлдә булачак, дип белдерде шәһәр мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Аның сүзләренчә, шәһәрнең мәгариф учреждениеләре иртәгә дистанцион режимда эшләвен дәвам итә. Чәршәмбедә уку форматы буенча карарны иртәгә кабул итәчәкләр.
Балалар бакчаларына килгәндә, бу көннәрдә мәктәпкәчә учреждениеләрдә бала белән өйдә кала алмаган ата-аналар өчен кизү төркемнәр эшләячәк.
