ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Март аенда татарстанлылар ике тапкыр рәттән өч көн ял итәчәк

0

Биш көн эшләүче татарстанлыларның март аенда берьюлы ике озын ял көне булачак. Татарстан халкы язның беренче аенда кайсы көннәрдә ял итәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Татарстанда яшәүчеләрнең беренче озын ял көннәре 7 марттан 9 мартка кадәр дәвам итә, бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итүгә бәйле. Быел 8 Март якшәмбегә туры килгәнлектән, өстәмә ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә - 9 мартка күчерелә.

Моннан тыш, татарстанлылар 20 марттан 22 мартка кадәр өч көн рәттән ял итәчәк. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме билгеләп үтелә, ул республикада эшләми торган бәйрәм көн санала. Димәк, 19 март Татарстанда кыска эш көне була.

Мартта республикада яшәүчеләрнең барлыгы 20 эш көне һәм 11 ял көне булачак.