Балтач балалар китапханәсендә Тукайның 120 еллыгына багышланган әдәби иртә узган
Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Сүнми торган йолдыз син, Тукай абый!» дип аталган әдәби иртә узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашкан. Алар Габдулла Тукайның тормыш юлы турында белгән һәм шагыйрьнең шигырьләрен укыган.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы
