Бүген Казанда ишегалларын кардан чистартуга 1,2 мең эшче җәлеп ителгән
Бүген Казанда йорт яны территорияләрен кардан чистартуга 1,2 мең эшче һәм 230 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Эшчеләр тротуарларны, ишегалларына керү һәм чыгу юлларын һәм машина кую урыннарын чистарта.
Якшәмбе Казан ишегалларының яртысы диярлек – 4,1 мең ишегалдының 2,2 меңе тәртипкә китерелде. Кар яву һәм буран дәвам итә, шул сәбәпле кайбер ишегалларын кабат чистарту таләп ителә.
Эшчеләр соңгы тәүлектә 106 түбәне, ә өч көндә барлыгы 451 түбәне кардан чистарткан. Шәһәр халкыннан юлларны капламауларын һәм техника белән эшчеләрнең эшен хөрмәт итүләрен сорыйлар.
Казанда инде дүртенче көн рәттән аномаль кар яву дәвам итә. Республикада «Буран» планы гамәлдә.
Бүген төп магистральләрне чистартуга 717 берәмлек техника һәм 561 юл эшчесе җәлеп ителде.
Иртәгә Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион һәм электрон форматта узачак.
