ru24.pro
World News in Tatar
Февраль
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Гаилә ипотекасын бирү чикләнә, социаль түләүләр индексацияләнә: февральнең яңа законнары

0

Февральдә Россия законнарында һәм норматив хокукый актларында үзгәрешләр көтелә, алар ипотека, социаль түләү алучылар, сатучылар һәм сатып алучыларга кагылачак. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы күзәтүендә.

Бер гаиләгә - бер ташламалы ипотека

1 февральдән 6 процентлы ташламалы ипотека бирү кагыйдәләре үзгәрә. «Бер гаилә – бер ташламалы ипотека» принцибы кертелә. Ир белән хатын бер килешү буенча банк алдындагы бурычны бергәләп капларга тиеш булачак.

2023 елның декабреннән Россиядә «бер гаилә ипотекасы» кагыйдәсе гамәлдә булды, әмма практикада чикләүләр юк диярлек иде. Ир белән хатынга ташламалы кредитларны аерым алу, шулай ук төрле программалардан (гаилә, IT-ипотека, Ерак Көнчыгыш һәм башкалар) файдалану мөмкинлеге бирелде.

Яңа принцип ташламалардан явызларча файдалану очракларын (моңарчы ир белән хатын икешәр фатир сатып алып, торакны яңадан сату яки аны арендага тапшыру мөмкинлегенә ия иде) булдырмауга юнәлдерелгән. Мондый хәлләрдә дәүләт программасы, асылда, гаиләләргә ярдәм итү түгел, ә инвестиция алымы буларак кулланылды.

«Башта «гаилә ипотекасы» программасы яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү буларак уйланылган иде. Күчемсез милек сатып алу инвестицияләр буларак кына андый ярдәм рәтенә керми. Шуңа күрә бер гаиләгә бер ипотека калдыру турындагы карар дөрес тоела. Ике ипотека алырга сәләтле гаиләләр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ түгел дип уйлыйм, бу, нигездә, инвестицион килешүләр», - дип искәртте Татарстан риелторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев.

Ул гаилә ипотекалары санын чикләү килешүләр исәбен киметәчәк һәм бу төзелеш компанияләренә тискәре йогынты ясаячак, дип өстәде.

Бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие февраль индексациясеннән соң 28 456 сумга кадәр артачак

Фото: © «Татар-информ»

Ике бала өчен ана капиталы 1 миллион сумга якыная

1 февральдән социаль түләүләр планлы рәвештә индексацияләнәчәк. Индексация гаилә һәм балалар пособиеләренә, ана капиталына, ташламалы түләүләргә, ташламадан файдаланучыларга айлык акчалата түләүләргә һәм эшсезлек буенча пособиеләргә кагылачак.

«Февральдән социаль ярдәмнең 40 төре индексацияләнә. Росстат мәгълүматлары буенча, бу бәяләрнең реаль үсешен исәпкә алып башкарыла. Хезмәткә түләүнең минималь күләменә бәйле булмаган барлык түләүләр якынча 5,6 процентка артачак», - диде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Ана капиталы түбәндәгечә артачак:

. беренче балага - 690 267 сумнан 728 922 сумга кадәр;

. икенче һәм аннан соңгы балаларга (әгәр беренчесенә алмаган булсалар) – 912 162 сумнан 963 243 сумга кадәр;

. икенче балага (әгәр пособие беренче балага инде алынган булса) - 221 895 сумнан 234 321 сумга кадәр.

Индексация яңа сертификатларга да, файдаланылмаган акчаларга да кагыла.

Бала туганда яки уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие февраль индексациясеннән соң 28 456 сумга кадәр артачак. Бала карау буенча айлык пособиенең минималь күләме – 10 837 сум, максималь күләме 83 021 сум тәшкил итәчәк.

СССР һәм РФ Хезмәт Геройларына айлык түләү - 103 693 сум, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына – 76 473 сум, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына – 4 839 сум, I төркем инвалидларга – 6 157 сум, II төркем инвалидларга – 4 397 сум, III төркем инвалидларга 3 520 сум тәшкил итәчәк.

Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 15 886 сумга җитә. Мәрхүмне җирләүне оештыру өчен компенсация күләме 9 679 сумга кадәр арта.

Февральдә элеккеге очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсиясенә айлык өстәмәне яңадан исәплиләр.

Фото: © «Татар-информ»

Очучыларга һәм шахтерларның пенсиягә өстәмәләре арта

Февральдә элеккеге очучылар һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсиясенә айлык өстәмәне яңадан исәплиләр. Бу түләүләр авыр, куркыныч һәм зарарлы шартларда эшләгән өчен каралган.

Очучылар кимендә 25 ел (ир-атлар) һәм 20 ел (хатын-кызлар) стаж булганда өстәмә түләүгә өметләнә ала. Шахтерлар күмер чыгару тармагында яки шахталар төзелешендә кимендә 25 ел эшләргә тиеш, гәрчә аерым һөнәрләр өчен 20 елдан башланган стаж да рөхсәт ителә.

Өстәмә түләү күләме индивидуаль һәм махсус стажның озынлыгына, эш шартларына һәм алдагы квартал өчен иминият взнослары күләменә бәйле. Өстәмә түләүләр елга дүрт тапкыр – февральдә, майда, августта һәм ноябрьдә яңадан карала. Аларны билгеләү стаж һәм тармак реестрлары турындагы мәгълүматлар нигезендә өстәмә гаризалар тапшырмыйча автомат рәвештә башкарыла.

2026 елның 1 февраленнән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә

Фото: © «Татар-информ»

Яраксызга чыгарылган товарларны кире кайтару һәм компенсацияләүнең яңа шартлары

2026 елның 1 февраленнән кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керә. Хәзер суд кайбер очракларда сатучылардан сатып алучыга бирелгән сумманың 50 проценты күләмендә автомат рәвештә штраф түләтә алмаячак.

Әгәр хокук бозу очрагында кулланучы гаепле икән, әйтик, ул товарны тикшерүгә тапшырмаган яки ремонттан соң аны алмаган булса, штраф салынмый. Сатучыны шулай ук, әгәр ул тәэмин итүченең гамәлләре аркасында таләпләрне үти алмаса (кибет контрагентны намус белән сайлаган булса), санкцияләрдән азат итәчәкләр.

Судка мөрәҗәгать иткәнче яклар медиатив килешү төзегән булса, сатучы шулай ук штраф түләүдән котылачак.

Килешү шартларын үтәмәгән өчен түләнә торган штрафның (неустойка) күләме хәзер чикләнгән: ул товар бәясеннән артмаска тиеш. Техник яктан катлаулы эшләнмәләрне кире кайтарганда компенсацияне, шундый ук товарның базар бәясеннән чыгып, аның тузуын һәм җитештерү елын исәпкә алып санаячаклар. Бу автомобиль, мотоцикл, смартфон, компьютер, ноутбук, телевизор, уен приставкалары һәм көнкүреш техникасына кагыла.

Әгәр сатучы сатып алучыда товарның характеристикалары, тузу дәрәҗәсе яки товар эшләп чыгарылган ел турында аңлы рәвештә ялгыш фикер тудырса, компенсацияне аның таушалуын исәпкә алмыйча түләячәкләр.

«Гадел билге» системасы таләпләре табигый мехтан эшләнгән әйберләргә кагылачак

Фото: © «Татар-информ»

Мех әйберләрен маркировкалау

11 февральдән Евразия икътисади берлеге илләре территориясендә «Гадел билге» системасы таләпләре, тун, мех якалар, перчатка һәм шундый ук товарларны кертеп, табигый мехтан эшләнгән әйберләргә кагылачак.

«Татар-информ», Динара Прокопьева