ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Буа районының Тутай авылында ачык Мемориль чаңгы ярышлары узды

0

Буа районының Тутай авылында ачык Мемориль чаңгы ярышлары узды. Бәйге махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Владимир Владимирович Захаров истәлегенә багышланды. Бу хакта «Байрак» газетасы хәбәр итә.

Анда, туктаусыз кар явып торуга карамастан, Владимир белем алган Югары Лашчы мәктәбе укучыларыннан тыш Буадан һәм Чувашия Республикасының Батыр районыннан да яшь чаңгычылар килде. Аларны һәм Владимирның якыннарын, ярышларны карарга килгән, читтән кайткан авыл халкын, кунакларны Югары Лашчы мәдәният йорты директоры Айдар Бикмиев, Югары Лашчы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Усманова, район спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Альберт Габайдуллин, мәктәп директоры Илсөяр Шәрәфетдинова, бәйгене оештыруда башлап йөргән Вадим Андреев, баш хөкемдар Иван Карамаликов сәламләде.

Алар үзе дә чаңгы спорты белән дус булган, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан, җиңүләр яулаган Владимирны искә алды, катнашучыларга уңышлар теләде, оештыруга өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Владимирның бертуган апасы Ольга Никитина да чыгыш ясады.

«Безгә Владимир бик җитми. Әмма аннан башка яшәргә өйрәнми мөмкин түгел. Якыныбызны онытмавыгыз өчен зур рәхмәт», - диде ул.

Җиңүчеләрне берничә яшь категориясендә ачыкладылар. Олылар арасында Владимирның абыйсы Сергей да көчен сынады. Призлы урыннарны алучыларга уртак көч белән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Ярышның махсус медале һәм күчтәнәчләр һәр катнашучыга әзерләнгән иде.

Сүз уңаеннан, 24 гыйнварда Владимир Захаровка 35 яшь тулган булыр иде, диелә хәбәрдә.