ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Миңнеханов коммуналь һәм юл хезмәтләренең тәүлек әйләнәсе эшләвен тәэмин итәргә кушты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә көчле кар һәм буран шартларында юлларда иминлекне тәэмин итү һәм коммуналь хезмәтләрнең эшен оештыру турында йөкләмәләр бирде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидеры билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә көчле кар һәм буран булу сәбәпле, юлларда һәм трассаларда вазгыять катлаулы. Коммуналь һәм юл хезмәтләренә йөкләнеш сизелерлек дәрәҗәдә артты.

«Мондый шартларда безнең бурыч – гражданнарның иминлеген һәм юл-коммуналь инфраструктураның тотрыклы эшләвен тәэмин итү», - дип билгеләде Миңнеханов.

Ул Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгына, Дәүләт торак инспекциясенә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә барлык юл, коммуналь һәм авария хезмәтләренең тәүлек әйләнәсе эшләвен оештырырга кушты.

Трассаларны, урамнарны, ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен вакытында чистартуга, шулай ук күпфатирлы йортларның, социаль һәм коммерция объектларының түбәләреннән һәм керү урыннарыннан кар һәм бозны җыюга аерым игътибар бирелергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, начар һава торышы шартлары чорында гражданнардан мөрәҗәгатьләр күп киләчәк, шуңа күрә барлык җаваплы хезмәтләр оператив рәвештә җавап бирергә һәм вазгыятьне даими контрольдә тотарга тиеш.