Татарстан волонтерлары махсус операция хәрбиләренә гуманитар йөк һәм мотоцикл җибәрде
Татарстаннан «Бердәм Россия» волонтерлары СВО сугышчыларына гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрде, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте. Сугышчыларга гигиена предметлары, дроннар һәм мотоцикл биреләчәк. Аларга туганнарының шәхси посылкаларын да җибәргәннәр, алар шулай ук кирәкле әйберләрне җыюда һәм озатуда ярдәм иткәннәр.
«Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары эшенең иң мөһим юнәлешләреннән берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. Бүген безнең белән чикләрне саклаучы, ил намусын яклаучы егетләрнең хатыннары, туганнары, якыннары, әниләре булуына без бик шат», – дип билгеләде «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк советы рәистәше Ксения Дромняк.
Ул сугышчыларның ай саен гуманитар ярдәм алуын өстәде, шулай ук партия хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып бара, шул исәптән волонтерлар белән хезмәттәшлек итә, дип сөйләде. Бу юлы «Бердәм Россия» тарафдары, махсус операциядә катнашучының хатыны Мәүлия Сәлахова җитәкләгән «Татарстанга ярдәм» хәрәкәте иреклеләре ярдәмгә килә.
«Без йөкне, нигездә, татарстанлылар хезмәт иткән 1232 нче полк сугышчылары соравы буенча җыябыз. Аларның сорауларын йөз процентка ябарга тырышабыз. Иганәчеләр эзлибез, безне еш кына битараф булмаган кешеләр хуплый», - дип сөйләде Сәлахова.
Волонтерлардан һәм туганнарыннан тыш, йөк җыюда ялда булган солдатлар да ярдәм итте.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/volontery-iz-tatarstana-otpravili-boicam-svo-gumanitarnyi-gruz-i-motocikl-6015258
