ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге йөклелек, бала табу буенча пособие күләмен атады

0

2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиене Татарстаннан 24 меңнән артык хатын-кыз алган, бу максатларга 5,1 миллиард сум юнәлдерелгән. Бүген коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.

Әни булырга әзерләнүче студент һәм аспирантларга түләүләр сизелерлек артты. Әгәр элек алар йөклелек һәм бала табу буенча уртача стипендия күләмендә пособие алган булса, хәзер исә сумма төбәк яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнә», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Узган ел бала туганнан соң 26,4 мең ата-ана 26,9 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие алган. 54 меңнән артык гаиләгә яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособие түләнгән. Узган ел аның күләме эшкә урнашкан ата-аналар өчен 10,1 меңнән 49,1 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

«Быел йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме - 1 миллион 324 мең сумга, ә эшләүче гражданнар өчен яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособие аена 83 мең сумга кадәр артачак», – дип аңлатты Вафин.