ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Казан автоинспекторлары бер тәүлектә исерек хәлдәге җиде шоферны тоткарлаган

0

Узган тәүлектә Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге җиде машина йөртүчене тоткарлаган. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе шундый мәгълүматлар китерә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, узган тәүлектә юл-транспорт һәлакәте турында 350 хәбәр килгән. Аварияләр нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән, шуларның берсе – җәяүле.

Моннан тыш, инспекторлар җинаять кылуда шикләнелгән биш гражданинны, шулай ук машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырган ике шоферны тоткарлаган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче ир-ат исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен бер елга колониягә хөкем ителгән. Элегрәк ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартылган булган инде. Аны тагын юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан, алар машина йөртүче исерек булырга мөмкин дип шикләнгән. Ир-ат медицина тикшерүе узудан баш тарткан, нәтиҗәдә аны машина йөртү хокукыннан кабат мәхрүм иткәннәр һәм инде җитдирәк җәза биргәннәр.