Төнлә Биектау районындагы коттедж бистәсендә шәхси йортта янгын чыккан
Бүген төнлә Татарстанның Биектау районы Усад авылында, «Удачный» коттедж бистәсендә шәхси йортта янгын чыккан.
Бу хакта хәбәр 0.51 сәгатьтә килгән. Биредә дача сыйфатында файдаланылган шәхси йортка ут капкан. Якындагы янгын гидранты әлеге урыннан 300 метр ераклыкта булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынны Мәскәү вакыты белән 2.10 сәгатьтә сүндергәннәр.
